Шофер һәлак булган.
Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, авария бүген 17:00 сәгатьтә Благовар районындагы Самара - Уфа - Чиләбе автоюлында булган.
Күмертау шәһәрендә яшәгән 35 яшьлек ир, "ВАЗ-2107" машинасына идарә итеп, Чәрмәсән елгасы аша салынган күпердән килеп төшкән. Машина йөртүче ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
Вакыйга урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли. Тулырак мәгълүмат ачыклана.
Фото: Башинформ