Егетенә үчле Маһинур Димнең биек ярыннан елгага ташланды...
Ул елда Никифарда Сабантуй ямьле Дим елгасы янында, “Олы тугай”да оештырылды. Халык бәйрәмгә бик бердәм җыелды. Иң беренче колхоз рәисе телмәр тотты. Ул, гадәттәгечә, халыкны язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануы белән котлады, алдынгы колхозчыларга грамоталар, бүләкләр тапшырды. Соңыннан бәйрәмне көрәш бәйгесе, төрле-төрле уеннар, үзешчән сәнгать осталары чыгышлары тулыландырды. Ат чабышлары да озак көттермәде. Ул елда ат чабышында Айдагол бригадасыннан килгән “Җирән” беренчелекне алды. Атка — чигүле сөлгеләр, дирбияләр,
ә җайдагы Фәнилгә бүләкләр тапшырылды.
Маһинур да бик тырышып әзерләнде бәйрәмгә. Иртәгә Сабантуй буласы кичтә аны сөйгән егете озатып куйды. Бәйрәмне бергә үткәрергә сүз куештылар. Иртәгәсен Маһинур иң матур күлмәген киеп бәйрәмгә ашыкты.
Менә ул Дим буена килеп җитте. Бәйрәм башланган, халык шау-гөр килеп, көлешә-көлешә тамаша карый. Маһинурның гына моңа исе китмәде. Ул тирә-якка күз йөгертеп чыкты да сөйгән егете Закуанны эзләп китте. Тик анысы гына күренмәде. Инде тәмам өметен өзгән Маһинур бәйрәм мәйданына борылган иде, куаклар арасында Закуанның таныш булмаган кыз белән кәеф-сафа корып утыруын күрде.
Маһинур үз күзләренә үзе ышанмыйча бераз карап торды да, тиз генә сыра сатыла торган ноктада шушы сасы эчемлекне чөмереп, Дим яры буена йөгерде. Бу вакытта аңа барыбер иде инде. Маһинур йөгереп килгән уңайга биек ярдан суга ташланды. Закуаннан шулай үч аласы килде аның...
Яр буенда сөйләшеп утыручы ике егет аңа батарга ирек бирмәде, тиз генә суга сикереп, Маһинурны ярга өстерәп чыгардылар. Аны куак күләгәсенә илтеп салдылар...
Бу хәлдән соң Маһинур озак яшәмәде, көзге салкын көннәрнең берсендә ул үз-үзенә кул салды...
...Икенче елда Сабантуй тагын Дим буенда оештырылды. Бу юлы Олы тугайда түгел, ә “Мулла ташлыгы” дигән урында. Ул елда да андагы тирән чоңгылда балыкчылар батып үлде.
Бу вакыйгалардан соң байтак вакыт үтте. Июнь урталарында колхозга олы юлны төзәтү бурычы куелды. Хуҗалыкта нибары ике автомашина. “ЗИС-5”тә Миңнислам абый эшли. Көн саен Айдагол егетләре белән Дим буена ком төяргә төшә. Безне дә кайчак утырта.
Абзыйлар, машинага ком төягәч, су коена. Гыйльмулла исемле бабай бик шәп йөзә. Бу урында Дим уртасында камышлы, бәләкәй генә утрау бар иде. Гыйльмулла абый шул утрауга йөзеп кереп китте һәм кинәт агарынып кире чыкты, “Егетләр, утрауда мәет бар!”, дип кычкырды. Җыелышып, мәетне ярга чыгардылар. Бу мәет сабантуйда баткан егет иде...
Җәй үзенекен итте. Быел да июль аенда эсселек 30 градустан артып китте. Шәһәрләрдә дә, авылларда да яше-карты көн эсселәнә башлауга су коенырга ашыга. Коену чоры алдагы елда да җитәр, кышкы салкыннарда — туңып үлсәләр, җәйләрен сулыкларда афәтен табучылар әле тагын да булачак. Шул афәтләрдән үзебезне һәм якыннарыбызны сакласак иде.
Халык телендә “бата башлаган кеше саламга ябышса, исән кала” дигән төшенчә бар. Ләкин саламга ябышып кына исән калып була микән? Суда батмас өчен салам эзләгәнче, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Фуат Мусин.
Әлшәй районы.