+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 Ноября 2020, 11:50

Фатирда ике үле бала..

Алар әниләре белән булган.

Алар әниләре белән булган.

Мәскәүнең бер фатирында ике баланың үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе вәкиле Юлия Иванова хәбәр итте.

«17 ноябрь кичендә Тайнин урамы буенча урнашкан торак йорт фатирында кечкенә ике баланың мәетләре табылган. Алар белән әниләре дә булган», — дип хәбәр итә ул.

Агентлык чыганагы аныклап узганча, биш яшьлек кызның һәм аның өч яшьлек энесенең гәүдәләрен әтиләре тапкан. Бу вакытта хатыны исерек булган. Хәзер фаҗига урынында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли.

Соңрак билгеле булуынча, балаларны әниләре буып үтергән. Ул бу хакта үзе сөйләгән. Сабыйларын үтергәч, ул кайгысыннан эчеп исергән.
Хатын психиатр тикшерүе дә үтәчәк.

Фото: кп.ру
Читайте нас