Уфалы Лиана Бакирова зифалык марафонында танылган инст-блогер Валерия Чекалинадан 3 миллион сумлык элиталы "Мерседес" отты.
Бер ай эчендә кыз 3,5 килограммга ябыгып, гәүдәсен тәртипкә китергән. Сишәмбе көнне, 17 ноябрьдә, ул җиңү яулады.
"Аның исеме Лиана һәм ул Уфадан безгә килеп җитте. Сүз уңаенда, ул башта тулы гына иде, үзен суперформага китерде. Аны бертавыштан кураторлар, тренер һәм минем әбүнәчеләр сайлады", - дип язган Валерия Чекалина.
Башта Лиана җиңүгә ышанмаган, оештыручылар шаярта, дип уйлаган.
Марафонда көндәшлек бик зур була - чит ил машинасы өчен 30 меңгә якын хатын-кыз көрәшкән. Хәзерге вакытта Лиана - Мәскәүдә. Җиңүче өенә инде яңа машинада кайтачак.
Фото: Башньюс