Уфада кичә төнлә Сафронов күпере астында тимер юлда 19 яшьлек егетнең гәүдәсе табыла.
Ул үз-үзен үтергән. Фаҗига урыныннан хокук сакчылары рюкзак, кесә телефоны, буш аракы шешәсе, пластик баллон, банк картасы, тәмәке һәм пычак алган. Мәрхүмнең гәүдәсе экспертизага җибәрелгән.
Егетнең соңгы сүзләре билгеле булды – аны шаһитлар бу гамәленнән курчаларга маташкан, тик барысы да бушка...
Полициягә фаҗигагә берничә минут кала бер ир шалтыратып, яшь кешенең күпердән сикерергә әзерләнүен хәбәр итә. Ул аның белән сөйләшергә тырышкан. Тегесе тәмәке кабызган да, тартып уйланып торачагын әйткән. Әмма инде берничә минуттан соң аның гәүдәсе тимер юлында яткан...
Егет үләр алдыннан язу калдырмаган.
Фото: кп.ру