Узган атнада Интернет челтәрендә шундый мәгълүмат таралган.
Узган атна Санкт-Петербургта яшәүчеләр өчен тыныч үтмәгәндер. Биредә яшәүче күренекле блогерның, "Инстаграм" социаль челтәрендәге сәхифәсендә: "Бушлай фатир бирәләр! Миңа язгыгыз! Барысын да аңлатырмын..." - дигән яңалык таралган.
Моңа кадәр бер миллионнан артык подписчигы булган блогер риэлтор компанисе белән җитәкчелек иткән һәм кешеләргә ипотекага фатир сатып алу буенча ярдәм иткән. Шул өлкә буенча язган.
Әмма бу очракта аның сәхифәсеннән мошенниклар дөрес булмаган мәгълүматны тараткан. Алар бушлай фатир алып бирү өчен 50 мең сум акча сораган. Нәтиҗәдә, 500гә якын кеше алданган.
Блогерның сүзләренә караганда, ул эш буенча командировкада булган һәм Интернет челтәрендә бу көннәрдә утырмаган. Әлеге вакытта аның сәхифәсен япканнар. Хокук сакчылары бу хәл буенча тикшерү башлаган.
Фото: rus.azattyq-ruhy.kz сайтыннан