Кешеләр пандемия вакытында нинди проблемаларга очраган?
Әлеге вакытта Интернет челтәрендә пандемия чорында "өйдән эшләү" режимының авырлыкларына багышланган төркемнәр ачыла. Шуларның берсендә Ырынбурда яшәүче хатын үз гаиләсендә булган хәл турында яза һәм кешеләрдән киңәш сорый.
"Өч ай элек иремне "өйдән эшләү" режимына күчерделәр. Ул моңа кадәр дә эштән соң спиртлы эчемлекләр эчәргә ярата иде, ә хәзер, гел өйдә булгач, эш вакытында да эчә башлады. Аның иртәсе сыра эчүдән башлана. Хәзер аның хезмәт хакы шуңа гына китә инде.
Җитмәсә, ул психка әйләнеп бара: миңа, балаларга акыра башлады. Кул күтәрергә дә омтыла. Ә элек ул безне ярата иде: чәчәкләр, уенчылар бүләк итеп, безнең күңелне күтәрде. Хәзер ни эшләргә дә белмим, берәр киңәш бирсәгезче", - дип язган ул.
Ә сез, дуслар, бу хатынга нинди киңәш бирер идегез?
Фото: narcoblock.ru