+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 ноябрь 2020, 14:15

Нинди ана бу?

Баласын бәдрәфтә табып, суга агызган.

Баласын бәдрәфтә табып, суга агызган.

Стәрлетамак шәһәрендә агынты суларны чистарту вакытында бала яралгысы табылган.

19 ноябрь кичендә эмбрионны канализация-насос станциясенең тырма җайланмасында эшләгән хезмәткәрләр күреп алган. Предприятиегә полиция хезмәткәрләрен чакырганнар.

Тикшерү-оператив төркем бу хатынның шәхесен ачыклый алган. Шул ук көнне иртән шәһәр дәваханәсе бәдрәфендә аның баласы төшкән һәм ул аны суга агызган.

Яралгы - канализациягә, ә аннан – станциягә эләгә. Ул судмедэкспертизага җибәрелгән.

Фото: кп.ру
Читайте нас