Туймазыда кичә гаражларның берсендә ике ирнең гәүдәләре табылган.
Ирләр җиңел автомобиль салонында вафат булган. Аларның үлүенең сәбәбе - сөрем газы белән агулану.
Салкыннар башлану белән автомобиль газыннан агулану очраклары ешая. Сөрем газы эчке яну двигательләре чыгарган газлар составына керә. Аның төсе дә, исе дә юк. Әмма аның һавадагы концентрациясе нибары бер процентка җитсә, кеше агулануның үлем дозасын ала.
Исегездә тотыгыз, гаражда эшләүче двигательле автомобильләрне җылытырга, яки ремонтларга ярамый, хәтта капка ачык вакытта да.
Фото: Башинформ