+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 ноябрь 2020, 08:05

Багажниктан... кеше очып чыккан

Машина юлдагы баткактан чыгарга маташкан булган.

Машина юлдагы баткактан чыгарга маташкан булган.

Татарстанда 17 яшьлек кыз баткактан чыгарга маташучы автомобиль багажнигыннан чыгып очкан.

Бу хәл 23 ноябрьдә 23.30 сәгатьтә булган. Алабуга-Криуши автомобиль юлында 21 яшьлек җиңел машина йөртүче туган көнен бәйрәм иткән вакытта кызларны багажникта утыртып йөрергә тәкъдим иткән, бер кыз риза булган.

Машина йөртүче медицина тикшерүе узудан баш тарта. Ике ел эчендә аны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 18 тапкыр штрафка тарттырганнар.

Кыз баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе, башка яралар белән дәваханәгә салынган.

Фото:
obzor.io
Читайте нас