+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 ноябрь 2020, 13:25

Ташландык фермада табылган

Башкортстанда хәбәрсез югалган ирне эзләү күңелсез тәмамланган.

Башкортстанда хәбәрсез югалган ирне эзләү күңелсез тәмамланган.

Аны ташландык фермада үле килеш тапканнар.

20 ноябрьдә полициягә Ярмәкәй районында яшәгән 45 яшьлек кешенең юкка чыгуы турында хәбәр итәләр.

Дүрт көннән соң хокук сакчылары эзләү барышында югалган кеше яшәгән авыл читен тикшергәннәр. Анда алар ташландык фермага кергән. Ирнең гәүдәсе шунда табылган. Аның тәнендә җәрәхәтләр булмый, ир туңып үлгән дип фаразлана.

Хокук сакчылары мәетне суд-медицина экспертизасына тапшырган. Белгечләр фаҗиганең төгәл сәбәбен ачыкларга тиеш.

Фото: кп.ру
Читайте нас