25 ноябрьгә каршы төндә Ярмәкәй районында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды.
Исегезгә төшерәбез: анда Тарказы авылыннан ике чакрым ераклыкта "Лада"ның тугызынчы моделе шоферы идарәне югалта һәм автомобиль күпердән туп-туры туңган елгага очып төшә.
Машина салонында дүрт кеше булган, өстәвенә, руль артындагы 25 яшьлек егетнең машина йөртү хокукы булмаган. Аларның өчесе һәлак булган, чөнки салоннан чыга алмаганнар һәм бозлы суда тончыкканнар. Бер егет чыккан - аны коткаручылар тапкан һәм табибларга тапшырган. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, егет өенә кайтарылган.
"Комсомолка"га билгеле булганча, һәлак булган машина йөртүче - Тарказы авылында яшәүче 25 яшьлек Булат К. машинада үзенең икетуган энесе, Яңа Шах авылыннан 23 яшьлек Радис К. белән була. Нәкъ менә соңгысы исән кала алган, аңа хәзер юл полициясе хезмәткәрләренә ул төнне нәрсә булганлыгын аңлатырга туры киләчәк.
Шулай ук, салонда Исламбахтыда яшәгән 34 яшьлек Ләйсән М. һәм Тарказыдан 42 яшьлек Руслан С. булган. Аларның гәүдәләрен, машина белән бергә, кран ярдәмендә елгадан чыгарганнар. Ул кичне компания каян килгән һәм кая барган, яшь кешеләр исерек булганмы-юкмы - хәзер шушы сорауларга җавап эзлиләр.
Фото: кп.ру