+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 ноябрь 2020, 10:45

"Теге дөньядан" кайткан

Коронавирустан үлгән ирнең мәетен яндырганнар, ә ул берничә көннән... өенә кайтып кергән!

Коронавирустан үлгән ирнең мәетен яндырганнар, ә ул берничә көннән... өенә кайтып кергән!

Нинди генә хәлләр юк бу дөньяда! Мәете яндырылган кешенең күпмедер вакыттан соң өенә кайтып керүе үзе бер могҗиза бит!

75 яшьлек һинд картын "коронавирус" диагнозы белән ковидгоспитальгә алып китәләр, хәле бик авыр була. Берничә көннән гаиләсенә аның үлеме хакында хәбәр килә. Мәрхүмнең гәүдәсен якыннарына, әлбәттә, капчыкта бирәләр. Алар, һинд йолаларына ярашлы, мәетне яндыралар.

Тик менә берничә көннән "вафат булган" карт йортына кайтып керә. Аның үзе белән куркыныч инфекцияне җиңүе, тулысынча сәламәтләнүе хакында белешмәсе дә була. Кемне яндырганнардыр инде...

Фото: waksoft.susu.ru
Читайте нас