Белоретта Юинг саркомасыннан җәфа чиккән 8 яшьлек Ярослав Антошкин вафат булган.
Бу хакта бүген социаль челтәрләрдә аның әти-әнисе хәбәр итте. Ярослав өч ел авыруга каршы көрәште, егермедән артык химиотерапия, берничә нур терапиясе курсларын кичерде, 2019 елның сентябрендә аның өч кабыргасын һәм үпкәсенең бер өлешен алалар. Малайның гомере өчен бөтен дөньядан табиблар көрәште, әмма аны саклап кала алмады.
"Бүген 04:26 сәгатьтә кадерле улыбыз Ярослав оҗмах кошы булды", - дип язган малайның әти-әнисе.
Иң куркыныч диагноз — "Юинг саркомасы" малайга биш яшь һәм ун ай булганда куела. 2018 елның маеннан аны дәвалау башлана. 2019 елның мартында Ярославның хәле бераз яхшыра. Ул чакта чир чигенгән кебек тоелган. Малай беренче сыйныфка бара, әмма ике ай гына укып өлгерә, аннары авыртынулар башлана.
Күпсанлы дөнья клиникаларында нәтиҗәсез дәваланганнан соң, Ярослав Сеул милли госпиталенә чакырылган. Хәтта Владимир Познер да малай һәм аның әнисе өчен акча җыюда ярдәм итәргә чакырды. Август ахырында дәвалану тәмамлана. Тик кискен прогрессия башлана һәм табиблар берни дә эшли алмавын аңлый. Ул чакта табиб баланың әнисенә тиз арада өйләренә кайтырга кирәген әйткән.
Соңгы көннәрен 8 яшьлек сабый Белореттагы балалар дәваханәсендә үткәргән...
Белешмә
Юинг саркомасы - сөяк скелетының яман шеше. Ракның иң агрессив төрләренең берсе булып тора. Хәзерге терапия хәтта метастазалар белән авыручыларның 30 проценттан артыгын дәваларга мөмкинлек бирә. Шеш дәвалауга бирешкәндә авыруларның 50 проценты савыга.
Фото: Уфа1.ру