Хөрмәтле гәзит укучылар! Бәлки сездә дә яшьлек, саф мәхәббәт хатирәләре булып, күз карасыдай сакланган, сандык төбендә яткан хатлар бардыр? Ә бәлки, хатирәләрегез күңел түрендә сакланадыр да, менә-менә кәгазь битенә төшәм дип, кулыгызга кәлам алуыгызны көтәдер? Сездән хатлар көтеп калабыз. Аларның иң кызыклыларын гәзит битләрендә бастырып чыгарырбыз. Иң саф, иң матур, иң изге тойгыларны күңел түрендә яңартып, хатирәләр аша булса да яшьлек иленә кайтып килергә чакырабыз сезне, дуслар!
Хатларны редакциягә почта аша да, электрон почтага да сала аласыз.