Башкортстанның Мишкә районында гадәти булмаган вакыйга теркәлгән. Агымдагы елның июль аенда Камай авылында яшәүче тугыз яшьлек Артур Сәлиев дусты белән велосипедта йөргәндә УАЗик астына эләккән. Малай могҗиза белән исән кала, әмма авыр җәрәхәтләр ала: ул чак кына күзсез калмый, табиблар аның баш сөяге сынуын һәм тезе имгәнүен ачыклаган. Бәхеткә, табиблар гаять зур эш башкара алган һәм хәзер баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый. Тик бу тарихта “сюрпризлар” да бар.
Авария булган көнне Артурдан кан анализы алганнар, янәсе, әлеге процедураны юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең барысы да уза. Шушы хәлдән соң дүрт ай үтүгә анализ нә-тиҗәләрен күргән ата-ананың күзе дүрт булган. Тугыз яшьлек баланың канында этил спирты табыла. Эксперт бәя-ләмәсендә аның микъдаре 0,33 грамм дип язылган.
Бала канында спирт каян пәйда булган, монысы сер булып кала. Әгәр юл-транспорт һәлакәтендә катнашучының яшен исәпкә алсак, канда әлеге алкоголь күләме булганда, Артур аякларында да басып тора алмас иде. Ә ул, исегезгә төшерәбез, авыл буйлап велосипедта йөргән.
Әлеге авариядә гаепле кеше һаман билгеләнмәгән. Малайны бәрдергән йөк машинасы шоферы, велосипедның чылбыры өзелеп, бала юлга кискен рәвештә килеп чыкты, дип белдерә.
Тугыз яшьлек малайның канында алкоголь булуын күрсәткән тикшерү нәти-җәләрен Республика наркология диспансерында ясаганнар. Хәзер экспертларга диспансер лабораториясендә нәкъ менә шундый анализларның ничек килеп чыгуын ачыкларга туры киләчәк. Махсус экспертиза билгеләнгән.
Өч ел элек Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә шундый ук хәл булган иде. Әле алты яшь кенә булган “исерек малай” Алеша Шимко автомобиль көпчәкләре ас-тында үлә. Күпмедер вакыттан соң экспертиза нәтиҗәсе пәйда булды, анда баланың канында юл-транспорт һәлакәте вакытында 2,7 промилле алкоголь булган, дип язылды. Бу бер шешә аракыга тиң. Ул чакта бу вакыйга киң яңгыраш алды, ә журналистлар һәм урындагы халык аны “Исерек малай эше” дип атады.