+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 Декабря 2020, 11:10

И Әлфиякәй....

Җинаятьче ир башта аның өен талап чыккан...

Җинаятьче ир башта аның өен талап чыккан...Белорет районында 42 яшьлек Әлфия Даутованың бергә яшәгән ире кулыннан һәлак булуы турында язган идек.Бичара хатын аның белән августта никахлашкан. Шул ук вакытта ул ирнең моңа кадәр үтерү һәм талау өчен 11 ел төрмәдә утырганын белмәгән.Әлфия пневмония белән дәваханәгә эләккәч кенә иренең криминаль үткәне турында белә. Аның туганы Илмираның мәгълүматлары буенча, ул дәваланган вакытта ир хатынның өен чистартып чыга: булган техниканы һәм хәтта мендәрләрен алып китә. Урланган әйберләрне Магнитогорскига алып бара. Бу хакта proufu.ru хәбәр итә.Мәрхүмәнең апасы сөйләвенчә, ир Чиләбе өлкәсендә төзелештә эшләгән. Шулай ук Әлфиянең шикләнелүченең бердәнбер корбаны булмавы билгеле. Элегрәк ул үзенә ышаныч белдергән хатын-кызларны күп алдаган.Әлфия белән ире арасында урлашу нәтиҗәсендә низаг килеп чыга. Әмма, ире хатынның өеннән чыгып китсә дә, көн саен килеп йөри һәм аңа яный. Бу уңайдан Даутова полициягә мөрәҗәгать итә, ирне тоткарлыйлар, тик бер көннән соң янә җибәрәләр. Илмира сүзләренә караганда, фаҗигагә бер көн кала, ир янә хатынның өенә килеп, гафу үтенгән, йорттан урлаган бөтен әйберне кире кайтарырга вәгъдә иткән. Моның өчен ул аңа әйберләр артыннан Магнитогорскига барырга тәкъдим итә, хатын риза була.Әлфиянең апасы аның ни өчен ир белән бер машинага утыруына аптырый, чөнки ул вакытта хатын ирнең кеше үтергән өчен хөкем ителгәнен белгән була.- Икенче көнне шәһәрнең бер бакчачылык ширкәтендә исерек килеш руль артына утыручылар арасында көнләшү нигезендә бәхәс чыга, аның барышында шикләнелүче зыян күрүченең күкрәгенә пычак кадый. Җинаять эзләрен яшерү максаты белән ул мәетне куаклыкларда яшергән һәм, Верхнеуральскига барып җиткәч, шунда автомобильне калдырып киткән, - дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.Әлфия Даутованың ике баласы калган: 22 яшьлек улы - соңгы курс студенты һәм 11 яшьлек кызы - мәктәп укучысы. Илмира сүзләренә караганда, кече баланы тәрбиягә мәрхүмәнең элекке ире алачак.Фото: кп.ру
Читайте нас