Бәхетен һәркем сынап карый ала.Башкортстаннан хәрби пенсионер Вәзир Мөлеков лотереяда миллион сум акча откан. Ир «Русское лото»ның 1357нче тиражында җиңүче булды. Ул берничә билет сатып алган, аларның берсе бәхетле булып чыккан, дип хәбәр иттеләр «Столото» дәүләт лотереясе матбугат хезмәтендә.– Башта миңа хәбәр килде, шулчак йөрәк талпынып куйды Мин шунда ук компьютерны кабыздым, шәхси кабинетка кердем һәм алты нольле сумманы күрдем. Мин үз хис-тойгыларымны сүзләр белән генә аңлата алмыйм, бик шатландым дип әйтә генә алам, – дип үз кичерешләре белән уртаклашты Вәзир.Бәхетле пенсионер лотереяда катнашу аның өчен "күңелле вакыт уздыру кебек", ди, әмма ул барыбер җиңүгә өметләнгән. Хәзер ул акчага үзенекен дә кушып, фатир сатып алырга җыена.Фото: кп.ру