+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 декабрь 2020, 07:30

Алты ел ракка каршы көрәшә...

Алты ел хроник миелолейкоз белән көрәшүче 35 яшьлек Оксана Мешалкинаның хәле ничек?

Алты ел хроник миелолейкоз белән көрәшүче 35 яшьлек Оксана Мешалкинаның хәле ничек?Хатын үзе сөйләгәнчә, хәзер ул Санкт-Петербург клиникасында, анда шушы көннәрдә аны сөяк җилеген күчереп утырту буенча җитди операция көтә.- Операциягә әзерләнәбез. Донор әни булачак, ул 50 процентка туры килде, - ди Оксана.Аннары пациентканы озак вакытлы реабилитация көтә. Оксана авыруны җиңәрмен дип ышана.Исегезгә төшерәбез: Оксана 2014 елда үз диагнозы турында белә. Ул үзен начар хис итә башлый, кулларын көзән җыера, аңын югалта. Аннан соң-күп кенә тикшеренүләр, анализлар һәм соңгы кан анализы анда яман шеш - хроник миелолейкоз булуын ачыклаган.Берничә ел сөяк мие донорын якыннары һәм битараф булмаган кешеләр арасыннан эзләгәннәр. Донор булырга абыйсы да теләгән, тик анализлары туры килмәгән.Фото: кп.ру
Читайте нас