Ул әнисеннән 18 айга гына өлкәнрәк.АКШта 27 ел элек туңдырылган эмбрионнан бала туган. Ул вакытта эмбрионны криокамерага җибәргәрдә аның әнисе Тина Гибсонга бер яшь була. Шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә Молли Гибсон һәм аның 29 яшьлек әнисе яшьтәшләре диярлек: Тина нибары 18 айга өлкәнрәк.Тина Гибсонга криокамерада 1992 елның октябреннән бирле сакланган донор эмбрионын күчереп утыртыла. Куркыныч янауга карамастан, йөклелек һәм бала табу имин узган. Һәм хәзер нәни Гибсон Гиннесның рекордлар китабына эләккән, дип хәбәр итә Daily Star сылтамасы белән "Звезда".«Моны аңлау кыен. Әмма безнең өчен кечкенә могҗиза"", - дип сөйли яшь ана журналистларга. Алдагы рекорд Моллинең апасы Эмма Ренныкы булган, ул 2017 елда туган. Ул вакытта эмбрион үз сәгатен 24 ел дәвамында көткән. Кызларның биологик әти-әниләре билгеле түгел. Тина һәм аның түлсезлеккә китергән чире булган ире Бенджамин дәүләт донорлык үзәгенә эмөрәҗәгать иткәннәр.Башта пар «туңдырылган» бала табу идеясен шикләнеп кабул иткән, тик соңрак Тина һәм Бенджамин карарны үзгәрткән, нәтиҗәдә, ике кызның әти-әнисе булганнар.Фото: bitvasalonov.ru