+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 декабрь 2020, 08:40

Чиновниклар! Тыйнаграк булыгыз!

Югыйсә, кайберәүләр чараларга вертолетта гына очып килә икән.

Югыйсә, кайберәүләр чараларга вертолетта гына очып килә икән.Ил премьер-министры Михаил Мишустин пандемия һәм кризис фонында министрларны тыйнаклыкка чакырды.Ягъни, кыйммәтле әйберләр сатып алып, русиялеләрнең ачуын китермәскә.Мишустинның сүзләре, әлбәттә, барысына да кагыла. Тик аның мөрәҗәгате, барыннан да элек, сәнәгать министры Денис Мантуровка юлланган иде. Аңа Пирогов сусаклагычы ярында 4 мең квадрат метр мәйданлы вилла аркасында кисәтү ясалган.Участокта бассейн, 1,5 мең квадрат метрга исәпләнгән кунак йорты һәм 600 квадрат метрга исәпләнгән хуҗалык блогы бар.Бу гына да түгел әле. Барыннан да элек Манутровның чараларга вертолетта очып килүе ачуны китерә, дип хәбәр итәләр. Ә ерак сәфәргә самолетлар куллана: рәсмиләргә – "SSJ" һәм Ту-204, шәхси сәфәрләр өчен - "Falcon 900EX" һәм "Embraer legacy 600".Фото: news.sevas.com
Читайте нас