Икесенең гомере өчен табиблар әле дә көрәшә.Бу хәл Әбҗәлил районында булган. Бүген төнлә үсмерләр машинада китеп барганда каршыларына колыны белән ат килеп чыга. Яшь водитель алар өстенә килеп менә һәм юл читенә очып төшә.Бәрелешү нәтиҗәсендә 15, 16 яшьлек ике үсмер шул урында һәлак булган. Берсе табиблар килгәч үлгән.16 яшьлек ике кызның гомере кыл өстендә.Тикшерү бу фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак. 16 яшьлек үсмернең ни өчен руль артына утыруы турындагы сорау аның ата-анасына юлланачак.Фото: Уфа1.ру