Беренче тапкыр. Моңа кадәр авыл халкы дөм караңгыда яшәгән.
14 кеше яшәгән авылга беренче тапкыр электр үткәргәннәр. Элек республиканың Белорет районы Кулмас авылында яшәүчеләр компьютер, телевизор һәм башка күп кенә цивилизация технологияләреннән файдалана алмаган. Бу — Белорет шәһәреннән иң ерак авылларның берсе.
Торак пунктта нибары биш кеше язылган, чынлыкта исә 14 кеше яши. Шулай ук анда ел әйләнәсенә ике кафе һәм өй кухнясы эшли, дип сөйли үзенең социаль челтәрләрдәге битендә Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта.
"Күптән түгел Кулмас авылына электр үткәрделәр. Авыл үсәр дип ышанам. Кафе өчен дә бу зур вакыйга — генераторларда экономияләнгән акчаларны хуҗалар үсешкә кертергә ниятли, - дип уртаклаша ул яңалык белән. - Кулмас авылында электр беркайчан да булмады. Кафелар генераторларда эшләде, ә бу - көнгә бер мең сумга якын ягулык. Ел саен генераторлар сафтан чыга, яңа һәм запас частьлар сатып алырга туры килә. Ә урындагы халык еш кына бөтенләй утсыз утырды, экономияләде".
Фото: Башинформ