Бүген төнлә Әбҗәлил районында биш үсмер белән булган фаҗиганең кайбер нечкәлекләре ачыкланды.
"Башинформ" мәгълүматлары буенча, 16 яшьлек Гаяз (исемнәр үзгәртелде) әтисенең «Дэу Нексия» автомобилен алып чыга. Үсмернең машина йөртү таныклыгы булмаган. Гаяз белән машинада дуслары була. Гаяз һәм 15 яшьлек Линиза һәм Данир,.атлар белән бәрелешкәч, өчесе дә һәлак булган. Машина йөртүченең йөрәге ашыгыч ярдәм машинасында туктаган.
Хәзер тагын ике пассажир, 16 яшьлек Гөлнара һәм 15 яшьлек Динара гомере өчен Белорет район дәвааханәсе табиблары көрәшә. Бу сәгатькә кызларның берсе һушына килгән.
"Юлда йөргән хуҗасыз атлар үсмерләр үлеменә китергән сәбәпләрнең берсе булды. Ике ел инде безнең команда бу афәт белән көрәшә. Туристлар өчен матур нәрсә - безнең өчен куркыныч, - ди Башкортстанның Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков. - Бүген без юлларда атлар булмасын өчен мөмкин булган һәм мөмкин булмаган чараларны кулланабыз. Кызганычка каршы, бу өлкәдә законнарның камил булмавы көтүлекләрнең җавапсыз хуҗаларына каршы нәтиҗәле чаралар күрергә мөмкинлек бирми. Район территориясендә берничә карда, даими мобиль төркемнәр эшли, әмма штраф 1000 сум гына булганда бу чаралар җитәрлек түгел".
Әлеге хәлне тикшерү район прокуратурасы контролендә.