+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 декабрь 2020, 07:55

Газ белән сак булырга кирәк тә бит...

6 декабрь төнендә Уфада ир белән хатын үз фатирларында газ белән агуланган.

6 декабрь төнендә Уфада ир белән хатын үз фатирларында газ белән агуланган.

Бу хакта шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә. Әлеге вакыйга Александр Невский ур., 26 адресы буенча урнашкан күпкатлы йортның бер фатирында була.

Бәхеткә, ир белән хатынны коткарып кала алганнар. Алар дәваханәгә салынган, медицина ярдәме күрсәтелә.

"Газ җиһазларын тикшерү өчен урынга "04" хезмәтенең авария бригадасы җибәрелде. Газ белән тәэмин итү системасындагы җитешсезлекләр һәм төгәлсезлекләр табылмады, әмма төтенлек эшендә төзексезлекләр ачыкланды", - дип хәбәр иттеләр әлеге идарәнең матбугат хезмәтендә.

Фото: Башинформ
Читайте нас