+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 декабрь 2020, 17:50

"Аншлаг" йолдызы исән калырмы?

Диагнозы - соңгы стадиядәге бавыр циррозы.

Диагнозы - соңгы стадиядәге бавыр циррозы.

"Аншлаг" йолдызы үзенең үлемечле чире белән алты ел көрәшүе турында сөйләде. Табиблар Светлана Рожковага коточкыч диагноз куйган - соңгы стадиядәге бавыр циррозы.

"Бездә әгәр бавыр циррозы икән, димәк, кеше нык эчә, дип уйлыйлар. Минем исә яшьтән үк алкоголь белән дуслыгым юк", - дип сөйләде 55 яшьлек Светлана Рожкова НТВдагы "Звезды сошлись" программасы эфирында.

Авыруының сәбәбе аутоиммун гепатит булган. "Иммунитет орган белән көрәшә башлый. Ягъни минем бавырымны минем иммунитет дошман буларак кабул итә", - дип уртаклашты юморист. Авыру стресс фонында кискенләшкән. Берничә ел элек "Аншлаг" йолдызы кулында әтисе үлгән. Аның китүе артистканың сәламәтлеген какшаткан. Ул яшәү белән үлем арасында калган. Анда еш кына аритмия приступлары һәм хәлсезлек башланган. Артист искә төшергәнчә, аңа урыныннан торып басарга гына да күп көч куярга туры килгән. Табибка мөрәҗәгать иткәч, аритмия өянәгенең авыр интоксикация нәтиҗәсе булуы ачыкланган.

"Авыруым вакытында мин бу дөньяда ялгызым булмавымны аңладым", - дип билгеләде Светлана. Ул көрәшүдән туктамый. Рожкова медикларның барлык күрсәтмәләрен үти һәм дәвалауда билгеле бер уңышларга ирешкән. Хәзер ул туклануны җайга салган, көненә биш километр йөри. Артистка эшләвен дәвам итә.

"Бары тик үлемнән генә чыгу юлы юк, ә синең тормыш юлыңда барлыкка килгән башка проблемалар барысы да хәл ителә. Мин үземә һәм гаиләмә - иремә, балаларыма, әти-әниемә күбрәк игътибар бирә башладым. Яшәү өчен вакыт табам, чөнки моңа кадәр мин бары тик эшләдем генә", - дип фикер йөртә Рожкова.

Фото: nextpharm.ru


Читайте нас: