+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 декабрь 2020, 09:40

"Мин хатыным ярдәмендә кеше булдым..."

Русиядә коточкыч авариядә аягын югалтып, якташыбыз Рөстәм Нәбиев кебек, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүче блогер бар.

Русиядә коточкыч авариядә аягын югалтып, якташыбыз Рөстәм Нәбиев кебек, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүче блогер бар.

Сергей Кутовойны 2013 елда машина бәрдерә. Нәтиҗәдә, ул җитди җәрәхәтләр ала һәм бер аяксыз кала. Беренче вакытта төшенкелеккә бирелгән булса, бүген ул - Русиянең иң танылган блогерларның берсе. Менә нәрсә яза үзенең тормышы турында.

"Авариядән соң төшенкелеккә бирелдем. Минем квырлыгым 100 килограмнан артык иде. Әмма бер көнне Ксенияне очраттым. Без аның белән озак аралаштык. Арытаба йөрешә башладык. Һәм мин аның ярдәме аркасында үз өстемдә эшли башладым, дөньяның тәмен белдем. Шул вакытта блогер эшен башладым.

Бүген Ксения - минем хатыным. Әле генә ул барлык кешеләр дә: "Ул синең белән акча өчен генә яши", - диләр. Әмма ул мине акчасыз, матур булмаган чакта яратты һәм хәзер дә ярата. Мин хатыным ярдәмендә кеше булдым...", - ди ул.

Бүген Сергейны "Инстаграм"да 3 миллионнан артык кеше карый. Ул актив тормыш алып бара, спорт белән шөгыльләнә һәм барлык кешеләрнең игелекле булуын тели.

Фото: ok.ruсайтыннан
Читайте нас