Ир сарайга кергән төлкене атып үтерергә булган...
Татарстанның Кайбыч районында фаҗигале хәл булган. Анда 38 яшьлек хатын-кыз хуҗалыгында төлке йөри башлаган. Хатын иртәләрен карда эзләр һәм кош каурыйлары күреп ала һәм, кош-корты өчен дә, төлкенең котырган булуыннан да куркып, урындагы башкарма комитетка шалтырата һәм чара күрүне сорый.
Аннан шундый берничә шалтыратуга 52 яшьлек башкарма комитет башлыгы җәнлеккә засада оештырырга карар кылган. Мөрәҗәгать итүче йортына ул 7 декабрьдә 18.00 сәгатьтә килә. Алар хуҗабикәнең ире белән төлкегә засада оештыралар - бакчага чыгып, яшеренәләр. Беркадәр вакыттан соң хатын, маңгаена фонарь киеп, сарайга керә, ләкин фонарь җемелди һәм утыра башлаган аккумулятор аркасында тонык кына яктырта. Бу аучыга караңгыда, якынча 30 метр ераклыктан төлке күзләре яна кебек күренә. Ир кеше ике тапкыр аңа ата...
Ир үз автомобилендә зыян күрүчене дәваханәгә илткән, ләкин аны табиблар коткара алмаган - күп кан югалтудан ул үлгән.