+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 декабрь 2020, 16:15

"Ул минем арттан чыга иде..."

Гафури районының Табын авылында 11 яшьлек баланың утта һәлак булуын язган идек.

Гафури районының Табын авылында 11 яшьлек баланың утта һәлак булуын язган идек.


"Башинформ" агентлыгы журналисты белән әңгәмә вакытында Гафури районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вакыйганың нечкәлекләрен хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, өйдә зур гаилә яшәгән: ире белән хатыны, аларның 11 яшьлек уллары, вахта ысулы белән эшләүче өлкән улының хатыны, аның ике бәләкәй баласы, шулай ук кунакка йорт хуҗабикәсенең абыйсы кайткан. Иртән ире хатынын эшкә озата - хатын пекарняда эшли. Нәкъ шул вакытта өйдә фаҗигале хәлләр башлана. Янгын вакытында өйдә биш кеше: 11 яшьлек малай, оныклар, килен һәм кунак ир була.

Гаилә башлыгы өйдән чыккан төтенне күреп ала һәм йортка йөгереп кереп, өйдәгеләрне уята башлый. Шуннан ыгы-зыгы башлана. Ир нәниләр белән киленгә төтенгә төренгән йорттан чыгарга булыша, ә улы кайда дип сорагач, кыз: «Ул минем арттан килә иде», - дип җавап бирә. Шул вакыт ата кеше яңадан йотка ташланырга теләгән, ләкин йорт тулысынча ут белән чолганган булган инде... Кызганыч, малай һәлак була. Ул үзенең 12 яшенә кадәр сигез көн яши алмаган.

Ата-ананың Төньякта вахта ысулы белән эшләүче ике олы улы калган. Муниципалитет гаиләгә вакытлы торак белән ярдәм итәчәк.

Малайга килгәндә, ул бик яхшы булган. Гаилә имин. Мәктәптә билгеләп үтүләренчә, балалар яхшы тәрбия алган.

Фото: Башинформ
Читайте нас: