+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 декабрь 2020, 12:10

Югалган кызны күргәннәр...

Уфада Анастасия Виноградованың туганнары үзләренә урын таба алмый.

Уфада Анастасия Виноградованың туганнары үзләренә урын таба алмый.

18 яшьлек кыз ярты ел элек югала һәм аның турында әлегә кадәр беркем бернәрсә белми.

- Настя Уфада туды, аннары озак вакытлар Бөредә яшәде, ә бу ел башында янә Уфага әйләнеп кайтты, анда аны алыштырганнар кебек иде. Әни белән ул февраль аенда соңгы тапкыр элемтәгә чыкты, мин аның белән мартта күрештем, ә аннары ул безнең шалтыратуларга һәм хәбәрләргә җавап бирүдән туктады. Уфада кем белән яшәгәнен дә белмәдек, Настя бу хакта сөйләргә яратмады, - дип авыр сулый кызның сеңлесе Владлена.

Туганнары кызның Черниковкада төрле асоциаль элементлар белән аралашуын ачыклый. Тик хәтта танышлары да аны күптән күргән юк, диләр.

Анастасиянең туганы сүзләренә караганда, әнисе апрельдә ук кызы югалу турында полициягә гариза биргән, тик анда, янәсе, «карантин аркасында» эзләүдән баш тартканнар. Хәзер туганнары кыз криминаль компания белән чуала ала дип борчыла, шуңа күрә тиз арада аны табарга телиләр.

Фото: bartholomews.ru
Читайте нас: