+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 декабрь 2020, 20:25

Зиратта еламагыз!

Мәрхүмнәргә безнең күз яшьләрен "күрү" авыр икән...

Мәрхүмнәргә безнең күз яшьләрен "күрү" авыр икән...
Якын кешеләр вафат булса да, күңелдә яшәүләрен дәвам итә. Шуңа да без зиратка барып, алар белән "аралашырга" гадәтләнгән. Зиратта үзеңне ничек тотарга соң? Түбәндәге киңәшләрне истә калдырыгыз.
1. Спиртлы эчемлекләр эчү тыела. Мәрхүмнәр кабер янында аракы эчүчеләргә ачулы була.
2. Тормышка зарланырга ярамый. Күпләр, мәрхүм туганнары, якыннары янына килгәч, планнары белән уртаклаша, киңәш сорый, тормышка зарлана. Онытмагыз – мәрхүмнәр артык хисчәнлекне, эмоцияләргә бирелгәнлекне өнәми, бигрәк тә негатив хисләрне күрсәтергә ярамый.
3. Бәләкәй балалар белән килмәгез. Мөмкинлек булса, иң яхшысы – балаларны өйдә калдыру. Мәрхүмне җирләгәндә дә! Сабыйларның энергетикасы өлкәннәрнекенә караганда көчсезрәк. Кайгы хакимлек сөргән урында йөрү балаларга начар тәэсир итәргә мөмкин.
4. Талашмагыз һәм бәхәсләшмәгез. Моның белән үзеңә зур проблемалар җәлеп итәргә, мәрхүмнәрнең тынычлыгын бозарга, негатив энергетика тартып китерергә мөмкинсең.
5. Төштән соң барма. Иң яхшысы – төшкә кадәр. Зират - негатив энергия күп җыела торган урын. Төштән соң ул энергия начарайганнан-начарая бара, диләр. Шуңа күрә мәрхүмнәр йортына соң килү кешенең физик һәм күңел халәтенә начар тәэсир итәргә мөмкин. Бу кагыйдәләр бик гади, әмма аларны сакларга кирәк.
Мәгълүмат "Өмет" гәзитеннән алынды.
Фото: tatar-islam.com
Читайте нас: