+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 декабрь 2020, 17:15

Хушлашу язуы гына калган...

Берничә атна элек кызның егете үлгән...

Берничә атна элек кызның егете үлгән...


Уфада 25 яшьлек кызның мәетен тапканнар.


Аның гәүдәсенә 9 декабрьдә йорт ишегалдыннан узучылар юлыга. Билгеле булганча, 3 декабрьдән ул бу панель йорттан фатир арендалап торган.


Хокук сакчылары торакны тикшергәннән соң, хушлашу сүзләре язылган хат белән дәфтәр тапкан, анда кыз үзенең фикерләрен яза һәм гафу үтенә. Билгеле булганча, берничә атна элек аның егете үлгән. Әмма ике үлем үзара ничек тә булса бәйләнгән булырга мөмкин дип раслап булмый.


Кыз арендага алган фатир хуҗалары сөйләвенчә, ул тыныч булган һәм үзенә беркемне дә китереп йөртмәгән. Криминалистлар вакыйга урыныннан кесә телефоны, ике бәйләм ачкыч һәм дәфтәр алган.


Фото: kp.ru



Читайте нас