– Китмәәә, ник китәсең?! Миңа синсез яшәүнең яме юууук... – диде дә Энҗе, Рәсимнең күкрәгенә капланып елап җибәрде.
– Яшәргә кирәк, Энҗе, яшәргә... – Калтыранган хәлсез куллар үксегән яшь хатынның аркасыннан сыйпады.
– Уф... Кичер, кичер мине, Рәсим! – Энҗе үзен кулга алырга тырышты. Яшьләрен сөртте. Елмаюы гына барып чыга алмады. – Кая китәсең ди әле! Без синең белән бу авыруны җиңәчәкбез. Син миңа алтын туебызны ничек үткәрәчәгебез хакында бир-гән вәгъдәңне онытма!
– Син кичер инде мине, җаным. Ул вәгъдәне үти алмадым...
Энҗе, тагын елап җибәр-мәскә тырышып, иреннәрен тешләде, читкә карады.
– Энҗе, син миңа бер вәгъдә бирә аласыңмы? – Рәсимнең тавышы авырлык белән чыга иде.
– Нинди, вәгъдә, җаным? – Хатын сөйгәненең кипкән иреннәрен сулы чүпрәк белән чылатты, как сөяккә калган кулбашларын сыйпады.
– Мин киткәч... Син миңа җиде хат яз. Һәр айның җи-десендә без танышкан басмага килеп, без генә белгән урынга аларны куя бар...
– Ни сөйлисең, кадерлем? Нинди хатлар? – Энҗе Рәсимнең маңгаен тотып карады, гаҗәпләнеп, күзләренә бакты.
– Вәгъдә бир, Энҗе... – Рәсимнең хәле күзгә күренеп начарлана бара иде. Бу сүзләрне ул авырлык белән әйтте.
– Ярар, – диде Энҗе. – Язармын.
Өч көннән соң Рәсимне җир куенына салдылар. Энҗе өчен тормыш сүнде. Ул берничә көн яткан җиреннән тормады. Әнисенең, ахирәтенең юатулары, үгетләүләре, кызганулары, хәтта тир-гәүләре дә аны кузгалырга мәҗбүр итә алмады. Беркөн-не, ниһаять, торып, өенә күз салды. Әнисе өйләрен җыештырган. Янындагы өстәлдә дарулар. Тынычландыра, йоклата, стрессны ки-метә торган. Әйтерсең, Рә-симне оныттыра торган дару бар... Шунда аның күзе календарьга төште. Җиденче март. Җиденче... Рәсимгә биргән сәер вәгъдәсе исенә төште. Ул калтыранган кулларына каләм, кәгазь алды. “Их, Рәсим, сиңа булган мә-хәббәтемне, сине юксынуымны, йөрәгемнең ничек телгәләнүен языйммы?” – дип пышылдады.
Хатын бер язды, бер сызды, берничә кәгазьне бөгәрләп ташлады. Ачу, сагыш, үпкә, ярату һәм чарасызлык кайный иде аның күңелендә. Ул тирән итеп сулыш алды һәм аларның барысын да ак кәгазьгә тезә башлады. Хат озын килеп чыкты. Энҗе, язганын укып та тормыйча, курткасын эләктереп, шәлен ябынды да күл буена йөгерде.
Менә ул басма. Аларның басмасы. Энҗе, озын басманың очына ук килеп, салкын тимер өстенә тезләнде, басма астына иелеп карады. Менә аларның “тайнигы”! Хатын, хатны алып, басма астындагы кечкенә куышлыкка салды, очып китмәсен өчен тимер арасына ныклап кыстырып куйды. “Менә, Рә-сим, вәгъдәмдә тордым...” – диде ул яшь аралаш. Иртә язның зәһәр җиле аның шәлен шудырып төшерде, якты кояш күзләрен чагылдырды. Энҗе салкынны да, җылыны да сизәрлек түгел иде. Ул еракка, күл аръягына карап торды. Кайчандыр алар Рәсим белән шушы күл артына җәйге кояшны озаталар иде...
...Беренче очрашулары унбиш ел элек күл буенда булды. Педагогия училищесын тәмамлап кайткан Энҗе, гадәттәгечә, буш вакытында күл буена ашыкты. Ярата ул үз авылының күлен! “Уфадан кайтып, яр буенда өй салган бай шәп тимер басма төзегән!” – дигән иде әнисе, күрергә кирәк.
Басма, чынлап та, шәп икән. Ныклы итеп, тимердән ясалган, күлнең уртасына диярлек җитә. Кыз, йөгереп, басманың очына ук килеп басты.
– Су кызы дип торам, аякларың бар икән, чибәркәй, исемең ничек?
Матурлыкка сокланып торган Энҗе янына бер егетнең килеп басканын сизми калган.
– Энҗе... – Елмаеп торган егетнең күзләре шул күл төсле зәңгәр иде, кыз текәлеп карап торганын аңлап, оялып, карашын читкә борды.
– Ә мин – Рәсим!
– Безнең авыл егете түгел бит! Мин барысын да беләм. Кунакка кайттыгызмы?
– Яшәргә дисәм дә була. Сезнең авылда кибет ачтык. Әнә безнең йорт! – Егет яр буенда ташпулаттай калкып торган ике катлы яңа өйгә күрсәтте.
– Әәә... – “Теге бай малае!” дип уйлады Энҗе. – Күперегез шәп!
– Безнеке генә түгел инде ул, авылныкы. Күл авылныкы бит! – дип көлде Рәсим. – Ә бу басма гади түгел, аның сере бар!
– Нинди?..
– Менә! – Егет, иелеп, басма астына күрсәтте. – Тайник! Берәр нәрсә яшерәсегез килсә, беркем тапмаячак!
– Хе... Ә нигә бу хакта миңа әйттегез? Мин Сез яшергән әйберне тапсам?
– Шуны теләп әйттем инде. Энҗе, Сезне бер күрүдән үк бөтен серемне чишә-сем килде...
– Ай-яй! Һәрбер кызга шулай әйтәсезме? Ярар, миңа кайтырга кирәк...
– Энҗе, тагын кайчан очрашырбыз икән?..
Энҗе җавап бирмәде, өйләренә йөгерде. Йөрәк дөп-дөп тибә. Ошады инде егет, ошады...
Икенче көнне түзмәде, күл буена йөгерде. Яр буенда беркем юк. Кыз теге “тайник”ка күз салырга булды. Ә анда хат ята! Зур итеп “Энҗегә” дип язылган.
“Гүзәлләрдән гүзәл Энҗе! Мин бер күрүдән гашыйк булдым. Уйларымда бер начарлык юк. Әйдә кичке си-гездә шушы басмада очрашабыз. Көтәм!”
Бу кичне алар беренче тапкыр күл артына кояшны озатты. Җәй буе күл яшьләрнең күңел серләрен тың-лады, ә көз башланганда Энҗе яр буендагы ике катлы йортка килен булып төште...
Унбиш ел күз ачып йомганчы үтеп киткән. Әлбәттә, тормыш әкият түгел, төрле чаклар булды, ләкин алар бер-берсен аңлап, юл куя белеп, яратып яшәде. Балалары булмаса да, Энҗенең тормышы Рәсим белән тулы, якты иде. Ә хәзер – бушлык... Көтелмәгәндә килеп чыккан, соң ачыкланган яман чир аның Рәсимен ике ай эчендә гүр иясе итте. Берничә ел элек Рәсимнең әти-әнисе дә бер-бер артлы вафат булганнар иде, хәзер ташпулаттай йорт бөтенләй буш калды. Хәер, яр буенда мәһабәт йортлар соңгы елларда күбәйде, шәһәрдән кайтып, күл буена йорт салу әллә модага керде...
– Менә бит, саф һавага чыккач, битләрең алсуланган. Әйдә, кызым, ашап алыйк. Ничә көн ашамыйсың... Үлгән артыннан үлеп булмый бит... – дип каршы алды Энҗене әнисе.
Рәсимнең вафатыннан соң Энҗе әнисе янында яши башлаган иде. Буш өйгә кайтасы килмәде. Кинәт үзе дә сизмәстән елмаеп куйды Энҗе. “Ай, Рәсим, Рәсим, хәйләкәр дә син! – дип уйлады ул. – Кайгы мине егып салды, беркем дә кузгата алмады, ә син торырга, саф һавага чыгарга мәҗбүр иттең! Менә хәтта аппетит та ачылып китте. Хатлар язарга нигә кушканыңны аңладым инде...”
Күңел яраларын вакыттан да яхшырак дәвалаучы юк. Кайгысы беркая да китмәсә дә, Энҗе акрынлап тормышка “кайта” башлады. Берничә көннән мәктәпкә эшкә чыкты. Кич утырып, Рәсимгә хат язды. Шул хатларны язу, ничектер, аның күңелен бушата иде. Вәгъдәсен-дә торып, ай саен ул хатла-рын басмага илтеп яшерде.
– Хатлар озын булды инде, Рәсим... “Тайник”ка да чак-чак сыялар... Менә соңгысын да яздым. Бүген – җиденче сентябрь. Иртәгә без өйләнешкәнгә уналты ел... – дип үз-үзенә сөйләнде Энҗе җиденче хатын китергән көнне. – Берәрсе карап торса, мине юләр дип уйлыйдыр инде! Их, Рәсим, син бит мине вафатыңнан соң да юата белдең... Шушы хатлар язу, күл буена килеп йөрү миңа кайгыдан сынмаска ярдәм итте кебек...
Ә бер айдан соң Энҗе тагын басма янына килде. Инде хатсыз гына. Озак кына күл артына, офыкка карап торды.
– Хуш, Рәсим... Саубуллашырга килдем. Кичер инде мине, китәргә булдым. Йортны саттым. Уфадан фатир алдым. Әни дә вафат булды бит... Бу авылда бернәрсә дә тотмый инде... Яңа тормыш башлап карыйм... Хатларны алам, монда череп ятмасыннар, – дип, басма астына үрелде һәм өнсез калды.
Хатлар юк иде! Бары бер кечкенә хат ята. “Энҗегә” дип язылган! Хатын ашыгып укый башлады:
“Энҗе, кичерегез мине. Мин сезне күптән күзәтәм. Начар уйламагыз, беренче тапкыр очраклы гына күрдем һәм гел монда килгәнегезне искә алдым. Тәрәзәләрем басмага карый бит. Ачуланмагыз, хатларыгызны укыдым. Мин сезнең бөтен кичерешләрегезне аңлыйм! Үзем дә сөйгәнемне югалтып, сезнең авылга сагышлардан качарга теләп килгән идем... Сезнең хатлар ярдәм итте. Безнең уртак яклар күп кебек. Сөйләшер сүзләребез дә күп булыр... Әйдәгез, бер очрашып сөйләшик. Кичке сигездә көтәм! Илһам.”
– Гаҗәп... – дип кенә пышылдый алды Энҗе, агып төшкән күз яшьләрен дә сизмичә.