10 яшьлек бала ата-анасы туган көненә аңа бүләк иткән акчасын берәдәк этләр өчен ашамлыкка һәм балалар йортындагы балаларга бүләккә тотынган.
Түбән Камада яшәүче Игорьга күптән түгел 10 яшь тулды. Аңа әти-әнисе самокат сатып алыр өчен акча бүләк иткән. Әмма ул акчаны хәйрия эшенә тотынырга булган.
Игорь мохтаҗларга ярдәм итү өмете белән Түбән Кама районының Олы Афанас авылында урнашкан «Хвостики» приютындагы берәдәк этләр өчен азык һәм балалар йортындагы балалар өчен бүләкләр сатып алган. "Минем бөтен әйбер дә бар, әти белән әни миңа барысын да сатып ала, ә аларга ничектер яшәргә кирәк!" - дип аңлаткан үз гамәлен Игорь.
Баланың һәм аның якыннарының хыялы - һәр баланың үз йорты, ә һәр этнең үз хуҗасы булу.
- Без начар хәлләр турында еш сөйлибез һәм яхшы хәл турында еш онытабыз, - ди малайның әнисе.
Фото: ntr-24.ru сайтыннан