Магнитогорск шәһәрендә Башкортстаннан килгән исерек ана ишек яңагына бәргән 7 айлык бала үлгән.
Бу хакта "КП-Чиләбе" сайты хәбәр итте.
Сабый дәваханәгә авыр хәлдә китерелә. Аны шунда ук реанимациягә салалар һәм үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтыралар. Әмма кечкенә пациентны коткарып кала алмаганнар. Аныкланганча, аның хәлен "моңа кадәр кичергән җәрәхәтләре авырайткан".
Искәртеп узабыз, бу хәл 4 декабрьдә булган иде. Аннан алдагы көнне Башкортстаннан 22 яшьлек хатын баласы белән Магнитогорскига апасы янында кунакка килгән. Апасы аны спиртлы эчемлекләрне артык күп кулланган өчен тирги. Бу хакта ул Беренче каналда "Мужское и женское" тапшыруында сөйләде.
Иртә белән ана баласын ишек яңагына тондыра, сабый башы белән бәрелә һәм үлемечле җәрәхәт ала.
Ана сак астында, ике яшьлек өлкән баласын әлеге апасы карый. Ана аны тиешенчә карамаганга административ җаваплылыкка тарттырылган булган инде.
Фото: кп.ру