Чишмә районының Дим авылында коточкыч хәл булган.
Урындагы пабликларда хәбәр ителгәнчә, бер хатын койма аша чыгарга уйлый, ләкин башы белән аска әйләнеп эленеп кала. Бу хәлдә аны иртән очраклы узып баручылар тапкан һәм хокук сакчыларын чакырткан.
«Караңгы иде, урамнар яктыртылмый һәм беркем дә коймага эленеп калган кешене күрмәгән. Туңган. Һәлак булган", — дип язганнар.
Республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хатын-кызның үлү фактын раслаганнар.
«Чишмә районы Дим авылында хатынның мәетен табу факты буенча Русия Тикшерү комитеты идарәсе тарафыннан тикшерү үткәрелә. Вакыйга урынына тикшерү уздырылды, суд-медицина экспертизасы билгеләнде, шаһитлардан сорашалар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, криминаль билгеләр ачыкланмаган», — диләр анда.
Фото: Башинформ