Башкортстанның «Янгантау» геопаркында (Салават районы) фотокамера объективына ике чупакабра эләккән.
Болар - янутка (енот) охшаган этләр, дип хәбәр итә геопарк биологы Полина Полежанкина.
Зоологлар фикеренчә, нәкъ менә бу хайваннар безнең республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә халык хуҗалыкларына куркыныч янаган. Матбугатта ниндидер мифик җан иясе тавыкка, йорт куяннарына ташлана, алардан кан эчә һәм корбаннарның җәсәден калдыра, дип берничә тапкыр хәбәр иттеләр. Кешеләр аны «чупакабра» дип атарга да өлгергән инде.
Чынлыкта, бу - янут кебек эт, дип раслый экспертлар. Бу хайваннар башта йонсыз була, шушы билгесе халыкны куркыткан да. Йон алар зурайган саен үсә. Мондый этләр хайваннар һәм үсемлекләр белән туклана.
Фото: Башинформ