-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 декабрь 2020, 15:35

Чемоданга кияүгә чыккан...

Бу гаҗәпләндергеч хәл Мәскәүдә булган.

Бу гаҗәпләндергеч хәл Мәскәүдә булган.

Русия кызы, чемоданга кияүгә чыгып, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткән. Бу хакта Lad Bible порталы хәбәр итә.

Мәскәү яшәүче Рейн Гордон исемле кыз, төрле объектлар аны сигез яшьтән үк җәлеп итә, дип белдерде һәм вакытлар узу белән аның кызыксынуы арткан гына. Хәзер ул тормышын "Гидеон" дип аталучы чемодан белән бүлешә, ул хәзерге вакытта аның... ире булып тора.

- Үсмер чагымда мин шәһәрдә ачылган яңа сәүдә үзәгенә гашыйк булдым. Мин моның дөрес түгеллеген белдем һәм җәмәгать нормаларына туры килмәвен аңладым. Шуңа күрә бер кешегә дә әйтмәдем, - ди ул.

Әлбәттә, кыз белән чемоданның никахлашуы рәсмиләштерелмәгән.

Бу хакта кыз "Инстаграм"да сөйләп, популярлык җыеп килә. Эй, Аллам! Кеше популяр булыр өчен ни генә эшләми!..

Фото: Caters сайтыннан.
Читайте нас: