Кичә кич Туймазы районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
"Ундүртенче" модель машина юл читенә чыгып очкан, шуннан соң югары тизлектә баганага бәрелгән. Фаҗиганең нечкәлекләре турында ЮХХДИ матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Авария Әгертамак авылы янында булган. "Ундүртенче" руле артында 19 яшьлек егет утырган. Күрәсең, яшь шофер идарәне югалткан...
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче имгәнгән, ә 20 яшьлек пассажир фаҗига урынында вафат булган.
Һәлакәт факты буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: Башньюс