-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 декабрь 2020, 14:25

Үлеп терелгәннәр ниләр белә?

Клиник үлем кичерүчеләрнең күбесе гади кеше акылына сыймаслык әйберләр турында сөйли. Алар арасында каләмдәшебез дә бар.

Клиник үлем кичерүчеләрнең күбесе гади кеше акылына сыймаслык әйберләр турында сөйли. Алар арасында каләмдәшебез дә бар.

Журналист Айгөл Закирова клиник үлемне 12 яшендә кичерә. Операция вакытында комага китә ул.

– Мин ул хәлне әле бүген генә булгандай, бик яхшы хәтерлим, – дип сөйләгән ул "Сөмбикә" журналы хәбәрчесенә. – Яныма минем кебек 11-12 яшьләрдәге бик матур бер кыз килде. Фәрештәгә охшаган иде ул: зәп-зәңгәр күзле, сары бөдрә чәчле. «Әйдә, мин сиңа бер әйбер күрсәтәм», – дип, мине каядыр чакыра. Ниндидер бер бик зур торба эченә кердек. «Озакмы әле?» – дип сораганымны да хәтерлим. «Озак», – диде теге кыз. Алда ниндидер яктылык күренгәндәй булды. Без шунда таба йөгердек. Чыксак, шундый матур кояшлы көн. Бик эссе дә, бик салкын да түгел. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Бер якта әллә нинди матур капка. Әкиятләрдәге кебек, искиткеч бизәкләп ясалган иде ул. Күңелем белән, җәннәт капкасы, дип уйлыйм. Эчендә ниндидер агачлар үсеп утыра. Аларда зур, кып-кызыл алмалар эленеп тора. Капка эчендә бабам да бар. Тизрәк аның янына керәсем килә, тик бабайның йөзе бик ачулы. Миңа моннан тизрәк китәргә куша, мине куа. Һич кенә дә китәсем, җәннәттән аерыласым килми. Капкага үрелмәкче идем, теге кыз кулымнан тартып, торбага таба әйди башлады. Мин исә карышам, аннан качмакчы булам. «Әйдә, куышлы уйныйбыз», – ди әлеге кыз. Шулай йөгерә-йөгерә, торба буйлап кирегә киттек. Үзем исә ничек тә кире җәннәткә борылу җаен эзлим. Ул да булмады, бу матур кыз, убырлы карчыкка әверелеп, мине куа башлады. Куркуымнан, җан көчемә торба авызына таба йөгердем. Аннары ниндидер машинада баргандай булдым. Каршыма, поезд тәрәзәсеннән күренеп калган кебек, бик зур тизлектә агачлар йөгерешә. Коточкыч зур тизлек иде ул. Алда яктылык күренде һәм мин торбадан «пылт» итеп килеп чыктым. Шул мизгелдә үк аңыма килдем. Күземне ачуга әниемнең йөзен күреп алдым. Нәкъ шушы мизгелдә йөрәгем туктап, сулыш алмый башлаган чагым булган.
Бу хәлдән соң күңелемнең сизгерлеге артты. Нидер буласын бер-ике атна алдан тоя алам. Һәм бу сизгерлегем тормышымда иң зур ярдәмчем".

Фото: syuyumbike.ru


Читайте нас: