Билгеле җырчы Фердинанд Сәлахов аны гафу иткәнме?
Бу хакта ул "Шәһри Казан"га сөйләгән.
- Әти миңа 13 яшь булганда вафат булды. Үзе теләп... Әтинең миңа мөнәсәбәте балачактан салкын булды, шуңа үпкәм бар иде. Тормыштан андый юл белән китүе ул үпкәне тирәнәйтте генә. Еллар узгач мин аның нигә шулай эшләгәнен аңларга тырыштым. Аңладым да бугай. Әтигә хәзер бернинди дә үпкәм юк. Бәлки ул минем үзенчәлеклерәк бала булганымны күргәндер һәм шуңа күрә күп таләп иткәндер. Миңа мәктәптә “4”ле алырга да ярамый иде. Берсендә “4”ле алган өчен кайтып еладым. Мине әби бик ярата иде, елаганны күргәч, атасы ачуланыр дип “4”лене бетерәм дип, көндәлекне тишеп чыгарган.
– Ә үзегез нинди әти?
– Әйбәт әти! Мин – “ӘнТи”! Мин балаларым өчен барысына да әзер. Таләпчән дә булырга тырышам, һәрхәлдә «фасонын китерәм» инде. Кырыслык мәсәләсендә мин йомшаграк.
Фото: "Шәһри Казан"