Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 декабрь 2020, 13:05

Ковидтан бер гаилә үлгән

Уфада берничә көн дәвамында COVID-19дан бер гаиләнең өч әгъзасы бер-бер артлы вафат булган.

Уфада берничә көн дәвамында COVID-19дан бер гаиләнең өч әгъзасы бер-бер артлы вафат булган.

Кайгылы хәл турында "Демчане" интернет-берләшмәсе язган.

Башта 47нче поликлиниканың хатын-кызлар консультациясендә эшләгән 52 яшьлек акушерка Гөлнара Шәрәфетдинова вафат булган.

«Ул һәрвакытта да ярдәм итәргә тырышты, үз эшен яратты һәм аңа бөтен гомерен бирде. Яраткан ана, әби, кыз, апа, хатын һәм бик яхшы дус. COVID-19 аны да аямады, ә ул яшәргә бик теләде", - дип язалар төркемдә.

Өлкән кызын югалтып биш көн үткәч, инфекциядән соң өзлегүләрдән Гөлнараның 78 яшьлек әтисе, республиканың атказанган нефтьчесе Тәлгать Зарифетдинов вафат булган.

Ике атнадан соң Гөлнараның ире Виктор Товстюк үлгән, алар бергә дәваханәдә ятканнар. Аңа 68 яшь булган...

Фото: Башинформ