-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 декабрь 2020, 14:35

Әлфинә апа тагын югалган...

65 яшьлек авантюрист ханым бу юлы кайсы якларга юл тотты микән?

65 яшьлек авантюрист ханым бу юлы кайсы якларга юл тотты микән?

Әйтергә кирәк, хатын элек тә хәбәрсез югалгалады...

Ә 2019 елның язында аны Уфа халыкара аэропортында табып алалар. Ул самолетка билет алмыйча һәм документларсыз кереп утыра һәм чак кына Мәскәүгә очып китми. Пенсионер ханымны стюардесса вакытында күреп ала.

Әлфинә Хәсәнова ул вакытта үзен бөтенләй башка исем белән - Марина Максимова дип атаган, шулай ук тумышы белән Иваново өлкәсеннән, дип белдергән. Соңыннан аңа "амнезия" диагнозы куела, ә аннары психиатрия дәваханәсенә озаталар.

Ярты елдан соң Хәсәнованы Самара өлкәсендә табып алалар. Ул трасса буйлап юл читеннән китеп барган. Пенсионер ханым аңа ярдәм иткән волонтерларга үзен "Алевтина" дип таныштырган һәм, автостоп белән Ивановодан Стәрлетамакка өйгә кайтам, дигән. Ул чакта социаль челтәр аша аның Уфада яшәүче якыннарын табып булган. Бу юлы ничек булыр...

Фото: кп.ру
Читайте нас: