-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 декабрь 2020, 13:15

Бозлы суга төшеп киткәннәр...

Ике бала әниләренең туган көненә сюрприз ясамакчы булган...

Ике бала әниләренең туган көненә сюрприз ясамакчы булган...

Ставрополь шәһәрендә ике малай бозлы суда батып үлә язган. Балалар әниләренә туган көнгә сюрприз ясамакчы була. Алар боз астыннан балык тотарга җыена. Тик бу эш фаҗига белән тәмамлана язган. Балалар бозга басуга ук суга төшеп китә.

Ярда торган шаһитлар балаларның тавышын ишетеп ала. Алар ярдәмгә ташлана. Шаһит ир-атлар малайларны таяклар ярдәмендә чыгарып карый, тик файдасы булмый. Шуннан соң алар үзләре суга керә һәм балаларны алып чыгалар. Хәзерге вакытта ике бала да дәваханәдә, алар бик туңган.

«Балаларны вакытында коткарганнар — бу бик зур бәхет инде. Малайларның икенче туган көне бу. Төбәктәге сулыкларда хәзер гаять куркыныч. Бер объектта да боз калынлыгы зур түгел әле, анда керергә ярамый», — дип сөйләгән Тикшерү комитеты вәкиле.

Коткаручылар ата-аналарны балаларын күзәтеп торырга һәм сулык өстенә уйнарга керергә рөхсәт итмәскә өнди, дип яза "Интертат".

Истә тотыгыз! Калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган боз өстенә чыгу тыела. Тимераякта шуар өчен боз калынлыгы кимендә 13 см булырга тиеш. Калынлыгы 25 сантиметрдан арткач кына боз өстендә берьюлы берничә кеше йөрү рөхсәт ителә.

Боз караңгы-яшькелт төсле булса — ул нык дигән сүз; болганчык һәм саргылт төстәге, тимгелле боз өслеге куркыныч була.

Фото: https://pixabay.com
Читайте нас: