-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 декабрь 2020, 00:00

Мәктәптән кайтканда юкка чыккан...

«Лиза Алерт Башкортстан» волонтерлары югалган баланы эзләү турында пост бастырды.

«Лиза Алерт Башкортстан» волонтерлары югалган баланы эзләү турында пост бастырды.

Булган мәгълүматларга караганда, 18 декабрьдә 12 яшьлек Ангелина Мостафина мәктәптән кайтканда юкка чыккан.

Билгеләре: буе - 160 см, уртача гәүдәле, коңгырт чәчле, яшел күзле. Ул тезләренә кадәр булган аксыл куртка, кара-зәңгәр итекләр, кара башлык кигән булган. Эзләүгә волонтерлар һәм полиция дә кушылган.

Уфа һәм Башкортстан халкын баланы табарга ярдәм итүләрен сорыйлар. Әгәр сезнең Ангелина турында мәгълүматыгыз булса, волонтерлар 8 800 700 54 52 телефоны аша хәбәр итүне сорый. Бала язмышына битараф калмагыз!

Фото: кп.ру
Читайте нас: