+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 декабрь 2020, 14:05

Әниең бит, балам!

Туймазыда берәү, әнисенең тиргәүләренә үпкәләп, аны яндырырга булган.

Туймазыда берәү, әнисенең тиргәүләренә үпкәләп, аны яндырырга булган.
Ул көнне улы өйдә әнисе һәм аның бергә яшәгән ире белән була.
Әлеге өч кеше арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке була: әнисе улының сирәк эшләвеннән һәм күп эчүеннән канәгатьсезлеген белдерә, тегесе җавап итеп кычкыра. Әмма бу юлы конфликт сүздән артып китә. Ир белән хатын йокларга яткач, егет ваннадан яндыргыч сыекча салынган шешә ала һәм "Хәзер мин сиңа ут төртәм" дигән сүзләр белән әнисенә сибә башлый.
Шул вакыт хатынның өйдәше уяна. Ул башта бу хәлне аңламый, егет әнисенә су сибә дип уйлый, тик тегесе зажигалкадан ут кабыза...
Ялкын хатынны бөтереп ала. Ул сикереп торып, урамга йөгерә, аның артыннан улы һәм ире атыла. Алар утны сүндерә, шуннан соң ашыгыч ярдәм чакырта.
Хатын могҗиза белән исән калган, йөзе һәм 2-3нче дәрәҗә тәне пешкән. Моны сәламәтлек өчен авыр зыян буларак квалификацияләгәннәр.
Улы өстеннән суд башлангач, ана аңа катгый җәза бирмәүне сорый. Судья кылынган җинаятьнең барлык шартларын исәпкә алган һәм ут төртүчене 6 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Фото: news.sputnik.ru
Читайте нас: