Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 декабрь 2020, 16:25

Вәт ышан ирләргә!

Башкортстанда яшәүче бер ханым интернетта бик «проблемалы» ир белән танышкан.

Башкортстанда яшәүче бер ханым интернетта бик «проблемалы» ир белән танышкан.

Соңрак аның барлык проблемалары да аңа ышанган хатын-кыздан акча суыру хәйләсе икәнлеге ачыкланган.

Хатын моны аңлагач, ир аның хәбәрләренә җавап бирүдән туктаган, ул чакта зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук сакчыларына Нефтекамада яшәүче 31 яшьлек хатын хәлнең ничек булганын сөйләгән.

Интернетта танышканнан соң, ир белән хатын арасында күңелле хат алышу башлана. Әмма кавалер очрашуга килә алмый – машинасы ватыла. Ашыгыч рәвештә ремонт һәм запас частьләргә акча кирәк була һәм хатын шунда ук аңа акча күчерә.

Ә күпмедер вакыттан соң ир, янәсе, әнисе авырып китүен, анда яман шеш ачыклануын әйтә. Һәм хәзер инде кыйммәтле даруларга акча кирәк була.

Хатын өлешләп медицина препаратларына акча җибәрә башлый. Күчерелгән акчаның суммасы 82 мең сумга кадәр җиткәч, кыз күңелсез хәлдә шикләнеп, иргә әйтә. Шул вакыттан бирле ул шалтыратуларга һәм хәбәрләргә җавап бирми башлый.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре процессуаль карар кабул итү өчен булган барлык хәл-шартларны да билгели.

Фото: Башньюс
Читайте нас: