Новосибирскны ике кечкенә баласы булган Фреюк гаиләсенең юкка чыгуы турындагы хәбәр тетрәндергән. Соңгы тапкыр 28 яшьлек Александр, 30 яшьлек Наталья, 4 яшьлек Виканы һәм бер яшьлек Еваны туганнары 17 декабрьдә күргән.
Бу көнне гаилә Натальяның ахирәте янына кунакка киткән. Кич белән ир белән хатын туганнарына шалтыратып, тоткарланачаклары турында кисәтәләр. Якыннары белән соңгы сөйләшү була бу. Шуннан соң ир белән хатынның телефоннары сүнә.
Икенче тәүлеккә гаилә өенә кайтмагач, туганнары чаң суга. Алар ир белән хатын беркайчан да югалмаган һәм дусларында төн кунарга калачагын кисәтү ысулын тапкан булыр иде, дип ышандыра.
Аларның автомобиле шәһәрдә табылган. Кайбер мәгълүмат чаралары гаиләне аэропортта күрүләре турында яза. Полиция эзләүне дәвам итә.
Фото: кп.ру