Фаҗигагә тарыган ирне коткарып булмаган.
Кырмыскалы районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Бу хакта төбәк автоинспекциясе хәбәр итте.
Үлем очрагы кичә, 21 декабрьдә, кичке сәгать 10да булды. Уфа-Ырынбур трассасының 46нчы чакрымында Уфада яшәүче 21 яшьлек ир "Газель" йөк машинасы руле артында юл читендә торган "КамАЗ" машинасына килеп менә һәм машина кырында торган шоферын бәрдерә.
- Аяклары өзелгән ир дәваханәгә озатыла, анда күпмедер вакыттан соң аңына килмичә үлә. Аның киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган дип фаразлыйлар, - дип белдерде ЮХХДИ хезмәткәрләре.
Фото: кп.ру