+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 декабрь 2020, 09:35

Хәрабәләр арасында ике гәүдә табылган

22 декабрьдә Чакмагыш районындагы Үрнәк авылында торак йортта янгын чыккан.

22 декабрьдә Чакмагыш районындагы Үрнәк авылында торак йортта янгын чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министлыгының республика буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә 7х7 метрлы бер катлы торак йорт дөрләп янган булган.

«Янгынны сүндерү барышында 78 яшьлек ир һәм 86 яшьлек хатынның гәүдәләре табылды. Янгын сәбәпләрен һәм аны китереп чыгарган хәл-шартларны тикшерү-оператив төркем ачыклаячак», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото: Башинформ
Читайте нас